11 Апреля 2019

“Нармонка” агрофирмасында техникалар язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан төзелгән махсус комиссия бүген аларның халәтен тикшереп чыкты. Нәтиҗә – яхшы дип бәяләнде.

 

“Нармонка” агрофирмасы хезмәткәрләренә быел язын 5117 гектар мәйданда кыр эшләре башкарып чыгу бурычы тора. Хуҗалыкта 2800 гектарда иген культуралары, 280 гектар тирәсе җирдә бәрәңге, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер һәм 1300 гектарда терлек азыгы культуралары үстерергә планлаштыралар. “Җиң сызганып эшкә керешергә барысы да әзер”, - ди агрофирманың баш агрономы Хөсәен Хәсәнов. Чәчүлек орлыклар фәкать югары сыйфатлылар. Ашлама да шактый мулдан тупланган, бер гектар сөрүлек җиргә бүлеп исәпләгәндә 60 килограмм тәэсир итү көчендә. Ашлама ташу әле дә дәвам итә. Бу көннәрдә тагын 40 тонна карбамид кайтасы икән.

Хуҗалыкның директоры Олег Солягин аңлатуынча, барлык ихтияҗны үз көчләре белән генә каплап бетерергә кыен. “Рәхмәт, инвесторыбыз “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте нык булышлык күрсәтә. Хөкүмәт тә ташламалы кредит белән ярдәм итә, быел да 5 процентлы кредитны 22 миллион сум күләмендә алырга рөхсәт бирелде” – ди ул. Шушы көннәрдә акчасы күчкәч, ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары да туплап куелачак.

Инде техникаларның кыр эшләренә әзерлеген тикшерүгә килгәндә, комиссия һәрбер тракторны кабыздыртып, агрегатларны боргычлапсынап карады. Әзерлек сызыгына тезеп куелган барлык техника – 24 трактор, чәчкеч комплекслар, культиваторлар, тырмалар төзек, эшкә керешерлек дип табылды. Тагын да мөһимрәге, механизаторларның да кәефләре күтәренке, эшкә атлыгып торалар. Ә бит шәһәрләргә терәлеп урнашкан хуҗалыкларда эшче кадрлар, белгечләр белән тәэмин итү аеруча җитди мәсьәлә. “Нармонка” агрофирмасында исә, бу проблеманы нигездә үз көчләре белән хәл итәләр. Яшьләр дә, пенсионерлар да бергәләшеп хезмәт куялар. Мисал өчен, тиздән 70 яшен тутыручы Александр Серов быел да МТЗ 1221 тракторында эшләвен дәвам итә. Шулай ук тәгәрмәчле тракторларны иярләүче Фәрит Гарәфетдиновка да 64 яшь, Виктор Комиссаровка 62 тулган инде. Андый өлкәннәр белән янәшәдә эшләүче яшьләр дә бар. Быел Казан дәүләт аграр университетыннан тагын ике яшь механизатор киләчәк. Уртак көч белән “Нармонка” агрофирмасында язгы-кыр эшләрен 2 атнада җиңеп чыгарга ниятлиләр. Әлбәттә, яшелчәчелекне исәпләмәгәндә. Анысы, табигать шартларына бәйле рәвештә соңгарак кала торган тармак.