17 Апреля 2020

Үз-үзеңне урамга чыгудан тыеп яшәү режимы бакчачылык белән шөгельләнергә яратучыларны да пошаманга сала. Чөнки урамда инде яз, җиң сызганып бакчаларны җыештырырга, түтәлләр казый башларга һәм аларга утыртыласы яшелчә үсентеләрен әзерләргә вакыт. Тик коронавирус үз таләпләрен куя. Җитди сәбәпсез урамга чыгып йөрергә ярамый. Күпләр бакчаларында утырту өчен яшелчә үсентеләре дә әзерли алмыйлар.

Шундый шартларда Татарстан җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыкны тулаем азык-төлек белән тәэмин итү турында кайгырту белән бер рәттән, бакчачылар ихтыяҗын канәгатьләндерү турында да онытмый.

Бакчачылар өчен яшелчә үсентеләресез калам дип куркырга урын юк, дип белдерә аграр министрлык. “Татагролизинг” җәмгыятенең Казан шәһәре янәшәсендә урнашкан “Нармонка” агрофирмасы быел да җитәрлек күләмдә яшелчә үсентеләре сатуга чыгарачак. Агрофирманың җитәкчесе Олег Солягин аңлатуынча, хәтта кавын белән карбыз үсентеләре дә әзерлиләр икән. Традицион булган яшелчәләр - помидор, татлы борыч, баклажан, кабак, кабачки үсентеләре инде өлгереп килә. Алардан тыш, дистә төргә якын чәчәк үсентеләре дә сатуда булачак. Ә иң зур популярлыкка ия культура – кәбестәнең орлыкларын бу көннәрдә махсус кассеталарга чәчеп чыкканнар. Алдан чәчелгәннәре тигез, матур шытымнар да биргән. Көннәр җылыта төшкәч, 25 нче апрельләрдән башлап барлык үсентеләрне “Нармонка” агрофирмасының махсус киоскасында сатып алырга мөмкин булачак. Шунысы да игътибарга лаек: үсенте бәяләрен агрофирма арттырмый, узган елгы дәрәҗәдә калдырачак.