26 Марта 2019

“Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте канаты астында булган “Нармонка” агрофирмасында яшелчәчеләр бүгеннән кәбестә орлыкларын чәчүгә керештеләр. Автоматлаштырылган линиядә бүлемнәрдән торган тартмаларга алдан торф катнашмасы тутырыла, аннан һәр бүлемгә махсус җайланма берәмтекләп орлыклар сала. Кәбестә орлыклары чәчелгән тартмаларны яшелчәчеләр теплица эченә кертеп җәяләр. Һава торышы уңай килеп, кояшлы, җылы булса, 4-5 көннән шытымнар да барлыкка киләчәк. “Нармонка” агрофирмасы яшелчәчеләре алдында берничә көн эчендә 2,5 миллион данәдән артыграк орлыкны чәчеп бетерү бурычы тора. Бу  60 гектар мәйданга җитәрлек кәбестә үсентеләре дигән сүз. Быел кәбестәне шул чаклы гектарда үстерергә ниятлиләр. Аның өчен агрофирмада барлык шартлар тудырылган. Инвестор “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән 3 миллион 200 мең сумлык орлыклар сатып алынган. Тагын торф катнашмасы, тартмалар (кассеты), теплицаларны каплау өчен махсус полиэтилен җәймәләр һәм башка кирәк-яраклар – җәмгысы өчен 5 миллион сум күләмендә финанс тотылган.

Ә тәүге уңыш – беренче кәбестәләр июль ае башында сәүдә киштәләренә чыгар дип көтелә.

Гомумән, быел “Нармонка” агрофирмасында 60 гектар  кәбестәдән тыш, тагын 180 гектар мәйданда бәрәңге, 35 гектарда – кызыл чөгендер һәм 30 гектарда – кишер үстерергә планлаштыралар. Яшелчәләрнең мәйданы узган елгыга караганда 65 гектарга артыграк булачак.