“Нармонка” агрофирмасы яшелчәчеләре сезонны башлый.
19 Марта 2019

“Нармонка” агрофирмасын Казан шәһәренең яшелчә бакчасы дип атарга мөмкиндер. Башкала халкын бәрәңге, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләр белән тәэмин итүдә зур өлеш кертәләр әлеге хуҗалык хезмәткәрләре. Менә быел да яшелчәчеләр җиң сызганып яңа сезонга әзерләнәләр. Инде теплицалар барысы да төзекләндерелеп, махсус полиэтилен белән капланган. Кәбестә, кишер, кызыл чөгендернең яңа төрле сортлы орлыклары сатып алынган. Аеруча соңгы елларда кул хезмәтен киметеп, интенсив технология нигезендә үстерелә торган яшелчә сортларына игътибар бирелә. Чөнки “Нармонка” агрофирмасы инвестор “Татагролизинг” җәмгыяте канаты астына күчкәч, җитештерүне механикалаштыру мөмкинлеге арта төшкән. Мисал өчен, узган елда гына кәбестәне утырта һәм ала торган заманча агрегатлар кайтарылды.

Быел кәбестә орлыкларын теплицада 25 мартта чәчә башларга ниятлиләр. Ә әлегә, вакыт барында һәм табигать шартлары кулай булганда, яшелчәчеләр чәчәк орлыклары утырту белән мәшгульләр.