9 Октября 2019

Яшелчәчеләр өчен эшнең аеруча тыгыз вакыты хәзер. Кышкы саклауга куярга яраклы, ягъни (поздние сорта) яшелчәләрне җыю чоры. Этот период овощеводы называют  периодом массовой уборки поздних сортов. “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте идарәсендәге “Нармонка” агрофирмасында да кишер-кәбестәләрне җыю белән мәшгульләр. Гадәттә күпчелек хуҗалыкларда кәбестә нигездә кул хезмәте ярдәмендә алына. Ә “Нармонка” агрофирмасының кәбестә кырында уңышны менә икенче ел инде махсус комбайн ярдәмендә җялар. “Комбайн белән көнгә ике гектарга чаклы мәйданда кәбестә алырга мөмкин” – ди тәҗрибәле яшелчәче, агрофирманың агрономы Фикус Тимергалиев. Аның сүзләренә караганда, уңыш күләме дә мул чыга икән – гектардан 800әр центнердан күбрәк. Быел 40 гектар мәйданда үстерелгән кәбестәләрне вакытында югалтуларсыз җыеп алып, 3,5 мең тонна күләмендә яшелчәне в хранилищу салып куярга планлаштыралар. Ул күләмдәге кәбестә май аена чаклы сатуга чагарырга җитәчәк икән. Ә кәбестәләрнең иртәрәк өлгерә торган сортларын 11 гектарда үстереп, июль аеннда ук алып сата башлаган иделәр “Нармонка”  агрофирмасында. Шулай ук быел хуҗалык басуларында 160 гектарда бәрәңге, 30ар гектар мәйданда кишер һәм кызыл чөгендер үстерделәр. Шулай булгач, Казан шәһәрендәге сәүдә нокталарында “Нармонка” яшелчәчеләре үстергән кишер, чөгендер, кәбестәләр өзелеп тормас. Аеруча һәр атнаның шимбәсендә уза торган ярминкәләрдә “Нармонка” агрофирмасының сыйфатлы яшелчәләрен кулай бәядән сатып алырга мөмкин.


Чыганак: Казань, 9 октября, «Татар-информ»