30 Декабря 2020

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика территориясенә африка чумасы үтеп керүне һәм аның таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

“Республика ветеринария лабораториясе тәүлек буе эшли. 27 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр атылган кыргый кабаннардан тикшерүгә барлыгы 314 проба алынган. Барысының да нәтиҗәсе тискәре. Аксубай районында Кабан үләксәсеннән  бер проба алынган. Нәтиҗә шулай ук тискәре. Бәйрәм көннәрендә ветеринария лабораториясе тәүлек әйләнәсендә  эшлиячәк", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

 30 декабрьгә булган белешмәләргә караганда, Алабуга районында яңа кабан үләксәләре табылмаган. Бу районда чыганакка карантин кертү турында Президент указына кул куелды. Даими мониторинг оештырылган. 29 декабрь көнне Владимир шәһәреннән Терлекләрнең сәламәтлеген саклау буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтыннан (ВНИИЗЖдан) Зәй районының аучылык хуҗалыкларында атылган кабан дуңгызларына африка чумасы диагнозы расланып килде. Зәй районында чыганакларга карантин кертү буенча документлар имзаланды.

Бүгенге көндә Зәй районында терлекләрнең баш санын алу буенча чаралар төгәлләнде. Әйтик, Нератовка авылында 9 баш терлек аларның хуҗасыннан алынган. Калган торак пунктларда дуңгызлар юк.

 Белешмә өчен:

Кыргый кабаннар арасында инфекция таралу күрше төбәкләр территориясендә дә дәвам итә. 22-28 декабрьдә Самара өлкәсендә тагын 3 чыганак ачыкланган. Кичә Чувашия Республикасы Красночетай районының аучылык җирләрендә кыргый кабан дуңгызлары арасында йогышлы чыганак табылу турында хәбәр килде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы