28 Декабря 2020

Питрәч районының Кулай авылында районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә. Йортларның мәйданы 62 кв.метрдан 90 кв. метрга кадәр. Хәзерге вакытта яңа торакка күченер алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара – йортларның эчке эшләрен башкаралар. Декабрь ахырына объектлар файдалануга тапшырылачак.

Программада катнашу өчен «Агролак-К» ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Раил Галләмов заявка биргән иде.

“Миңа хуҗалыкка хезмәткәрләр кирәк. Оешмага эшкә җәлеп итү өчен торак өстәмә кызыксындыру чарасы булачак. Гаиләләр яңа йортларга гыйнвар аенда керәчәкләр. Алар йорт арендасы өчен түлиячәкләр, ә инде 5 -10 елдан соң программа кысаларында аны түбән бәядән сатып алырга мөмкин булачак. Болар безнең районда әлеге программа буенча төзелә торган беренче йортлар"”, - дип билгеләп үтте ул.

Шундый гаиләләрнең берсе – Нуриевлар гаиләсе. Аның бөтен гаиләсе диярлек «Агролак-К» хуҗалыгында эшли.

“Без тиздән үз йортыбызга күчүебезгә бик шат. Хәзер торак өчен кешегә түләп торабыз. Башта күченә торган йортны арендага алачакбыз, ә аннары үз милкебез итеп рәсмиләштерергә уйлыйбыз инде», - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Айгөл Нуриева.

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 телефоны аша  алырга мөмкин.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы