22 Июля 2019

Фестиваль мәртәбәле  кунакларның  – район  башлыгы  Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип  Хаҗипов,  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  министры  урынбасары    Анна Захматова  һәм     Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  бишенче  чакырылыш  депутаты,   Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты     рәисе  Таһир Һадиевның  сәламләү  чыгышлары  белән  ачылды.  

 «Татарстанда  гамәлгә ашырыла  социаль системаны  модернизацияләү  уңышы  күп  очракта  яшь буынның  активлыгынна  һәм гражданлык  позицияләренә  бәйле.  Сезнең  иҗади  эшчәнлегегез гомуми  мәдәниятне дә, һәм,  гомумән,      яшьләр  сәясәтен  дә  саклап калуга  һәм  үстерүгә  ярдәм  итә» - дип  сәламләде  кунакларны    Таһир Һадиев.

Быел   фестивальгә  8000нән  артык  катнашучы  һәм  кунак   җыелган иде,  алар  төрле   мастер-классларда  булдылар,  чабышларда,   эстафеталарда һәм  башка  спорт уеннарында  катнаштылар.  

Фестиваль шулай  ук    Смоленск өлкәсенең  һәм Татарстан  Республикасының  ярышуы  белән  дә  истә калды.  Искәртеп  узабыз,    фестивальнең Смоленск   командасы    СметаниноFest  Россиянең  иң  зур  йомырка  тәбәсен  әзерләү  буенча   Питрәч   рекордын узып  киткән  иде.    Быел  Питрәч,  7777 йомыркадан тәбә  әзерләп, «Скорлупино»  фестиваленә  рекордны кабат    кайтарды. 

 «Скорлупино» фестивале  кысаларында  шулай  ук  WorldSkills Kazan 2019   яшь профессионаллар  хәрәкәтенең  төп  символын  искә  алу  да  узды.   Фестиваль  сәхнәсендә чемпионат  байрагы   эстафетасы  тапшырылды.  Хәзер  ул Татарстанның  43   муниципалитеты  һәм 2  шәһәре буйлап  “сәяхәт итә”.     Аның  соңгы  ноктасы  республиканың  башкаласы – WorldSkills дөнья чемпионатын  ачу  тантанасы  узачак  Казан  шәһәре  булачак.

 Шуны  билгеләп  үтәргә  кирәк,   «Скорлупино»  командасы  иң әһәмиятле  Россия  конкурсларында  үзен  танытты.     Фестиваль «Russian Event Awards»  вакыйга  туризмы  өлкәсендә   Гран-при милли   премиясен  отты.  «Диво Евразии» Халыкара  конкурсы   призеры  булды һәм  «Милли вакыйга - 2018»   статусына  ия  булды.   «Скорлупино» Бөтенроссия   фестивале  Россиянең   топ-200 иң  яхшы  вакыйгаларына  керә.   Ә күптән  түгел генә     фестиваль  Россиянең   топ-5 иң  яхшы  җәйге  фестивальләре  рәтенә  керде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы