Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районы кырларында бәрәңге уңышын җыюның барышы белән танышты.
Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов “Балыкчылар авылы” («Рыбацкая деревня») кунакханә-савыктыру комплексын карап чыкты, аннары «Кырлай» агрофирмасы” ҖЧҖендә авыл җирлекләре башлыклары һәм Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар да йөрде.
Татарстан Президентына кырларда бәрәңге җыюның барышы турында мәгълүмат бирделәр. «Кырлай» агрофирмасы” ҖЧҖ үрнәгендә районда үстерелә торган бәрәңге, кәбестә, чөгендер сортларының кайберләрен күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов ике төрле сорттан пешерелгән бәрәңгедән авыз итте.
Аерым алганда, «Кырлай» АФ ҖЧҖенең чәчүлек мәйданы 9 711 га тәшкил итә. Шуннан 1 мең гектарында бәрәңге чәчелгән. Белешмәләр буенча агымдагы елның 15 сентябренә агрофирмада бәрәңге 400 га мәйданда чыгарылган, 14,4 мең тонна җыелган, уртача уңыш – гектардан 360 центнер чыга.
Агрофирмада «Ред Скарлетт», «Королева Анна», «Гала» сортлары үстерелә. Биредә бәрәңге чыгаруда 2 үзйөрешле һәм 2 тагылмалы комбайн эшли.
Рөстәм Миңнехановка «Кырлай» АФ” ҖЧҖенең республикада 20 авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында бәрәңге иң зур мәйданда үстерелә торган хуҗалыкның берсе булуы турында сөйләделәр.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасында 2018 елда 143 хуҗалык бәрәңге үстерү белән шөгыльләнәләр: 82 – вак җитештерүче (15 гектарга кадәр); 41 – урта (16дан 80 гектарга кадәр); 20 – эре хуҗалыклар (80 гектардан артык).
2018 елда бәрәңгенең гомуми мәйданы – 54,1 мең га, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында – 6,2 мең га.
Урып-җыю йомгаклары буенча 1,5 млн. тонна бәрәңге җыеп алу планлаштырыла, шуннан 180 мең тонна – авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында.
Республика буенча 15 сентябрьгә уртача уңыш – 293 ц/га (2017 елда – 209 ц/га).
Республика халкы өчен бәрәңгегә ихтыяҗ 450 мең тонна тәшкил итә. Орлык өчен 300 мең тонна кирәк. Бәрәңге белән тәэмин ителеш 200% дәрәҗәсендә планлаштырыла.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы






