20 Октября 2018

Республикада техник культуралар уңышын җыю барыгы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру турында бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың бөтен районнары белән видеоконцеренцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Николай Титов хәбәр иткәнчә, республикада шикәр чөгендеренең 95 проценты җыелган - 2,1 млн. тонна. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 6 урында тора. Уртача уңышлылылк - 340 ц/га. Бүгенге көнгә тагын 3,5 мең гектар кала. Эшләр тиешенчә алып барылса, киләсе атнада шикәр чөгендереп казып бетерергә тиешләр. 

Бүген республикадагы өч завод шикәр чөгендерен өзлексез эшкәртеп бара. Тәүлегенә уртача 17 мең тонна эшкәртелә - 3 мең тонна шикәр җитештерелә. Барылыг уңыш җыя башлаганнан бирле 110 мең тонна шикәр җитештерелгән. 

Шулай ук республика кырларында кукуруз уңышы җыела. Бүгенге көнгә 77 мең тонна кукуруза суктырылган. "Һава торышы әйбәт, ноябрь урталарына тәмамларга ниятлибез", - дип хәбәр итте Николай Титов. 

Быел беренче ярминкәләр 15 сентябрь көнне уздылар, шуннан һәр шимбә 29 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Казанда ярминкә 10 төп мәйданчыкта һәм 5 чатырлы, Чаллыда 3 мәйданда. Шулай ук ярминкә Зеленодольс районында "Яңа Тура" технополисы территоирясендә дә уздырыла. Районнар да үз территоиряләрендә ярминкәләр оештыра. 

Шимбә ярминкәләрендә продукция 20-30 процентка арзанрак сатыла. Барлыгы әлегә 345 млн. сумга продукция сатылган. Барлыгы 525 тонна ит, 133 тонна сөт, 256 тонна он, 275 тонна шикәр комы, 5,8 мең тонна яшелчә, 3,2 млн. данә йомырка сатылган. 

Рөстәм Миңнеханов республика шәһәр халкы арасында ярминкәләр популярлыгын ассызыклады. Атна саен шәһәр халкы авыл хуҗалыгы продукциясен яхшы бәяләргә сатып ала ала, диде ул. Шәһәрләр җитәчеләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты фермерларга ярдәм итәргә һәм сәүдә алып баруда уңай шартлар булдыруда ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады. "Бу бик әйбәт традиция. аны сакларга һәм ярдәм итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыл халкына ярминкәләрдә катнашу зур хезмәт икәнен истә тотарга кирәк: аларга продукцияне алып килергә, сату оештырырга кирәк. Шуңа да алар белән очрашырга, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә кирәк".


Чыганак: ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.