Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты
4 Июля 2018

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре  кысаларында  авыл хуҗалыгы  министры     Дмитрий  Патрушев белән очрашты. Очрашуда  шулай  ук  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов да  катнашты.   

Очрашу  барышында  Татарстанның  авыл хуҗалыгы  тармагындагы  эшләрнең торышы, урып-җыю кампаниясенең барышы, АПКда  перспектив  инвестицион   проектларны  гамәлгә ашыру  мәсьәләләре каралды.  

Россия   Авыл хуҗалыгы  министрлыгы башлыгы  төбәкнең   авыл хуҗалыгында   уңай  динамика күзәтелүен  билгеләп үтте.  2017 ел йомгаклары  буенча гомумроссия   авыл хуҗалыгы  продукциясен җитештерү күләмендә безнең  республика өлеше   4,5% чамасы  тәшкил итә.  

Татарстан Республикасының  агросәнәгать комплексы  үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә   яхшы  күрсәткечләр бирә.  Республикада  фермерларга  ярдәм  итүгә һәм  авыл хуҗалыгы  техникасы  паркын  яңартуга  зур игътибар бирелә.   

Рөстәм Миңнеханов  Россия   авыл хуҗалыгы министрына   АПКны  үстерүнең    өстенлекле  юнәлешләре  турында  сөйләде,  шул  исәптән аларга  санлы  технологияләрне  гамәлгә ашыру  да  керә.  Республикада  кырларны  мониторинглау  һәм паспортлаштыру  нәтиҗәсендә  файдаланылмый яткан җирләрне  авыл хуҗалыгы  әйләнешенә кертүне арттыру  планлаштырыла.   Дмитрий Патрушев АПКны үстерү һәм заманча  технологияләрне гамәлгә кертү буенча    төбәк   инициативасын  хуплады. 

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы