18 Сентября 2019
Марат Азат улы Җәббаров Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнеп куелды. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын биләгән Марат Әхмәтов, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлануга бәйле рәвештә, Рөстәм Миңнеханов указы белән вазыйфасыннан азат ителде.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы
Читайте также

Иң яхшы 200 комбайнчы 100әр мең сум алачак
30 Октября 2020