24 Ноября 2018

Республикада бер гектар чәчүлек мәйданына 70 кг минераль ашлама кертү  бурычы куелган.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашламалар  туплау  буенча  җитди  эш алып  барырга  өндәде. Бу хакта  ул  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган  республика киңәшмәсендә әйтте.

«Әгәр бүген минераль ашлама туплау буенча  эш  алып  бармыйбыз икән, җитди  нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

Иң  күп чыгым  таләп  итә  торган  статья -  минераль ашламалар сатып алу,  - дип билгеләп  үтте Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Әхмәтов. «Һава торышы уртача уңай торган  очракта,   5 миллион тоннадан артык ашлык җыю һәм башка культуралар буенча да икътисадый    акланган уңыш алу өчен бер гектарга 100 кг чамасы  ашлама кертергә кирәк.  Әмма бүгенге финанс проблемалары аркасында 2019 ел уңышы өчен гектарга 70 кг ашлама кертү бурычын куябыз. Республика буенча бу 8,5 миллиард сумга төшәчәк. Әлегә  бу     8  кг  тәшкил  итә,” – дип ассызыклады  ул. 

 Бүген  алдагы  ел  уңышына  әзерләнү буенча  актив  эш алып барыла.  Аның сүзләренә караганда,  2019 елда 2,9 миллион гектарда чәчү эшләре алып бару өчен 2 миллиард сумнан артык акча каралган.

«Без районнарга  чәчүлек  мәйданнары  буенча   индикаторларны  җиткәрдек.  Кайбер  районнар  чәчүлек  мәйданнарын   киметүне  сорыйлар.   Әмма  йөкләмәләрсез бюджет  ярдәме  алып  булмый.  Районнар  башлыклары  белән бергә,  идарәләр  башлыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе  җитештерүчеләргә  бюджет  ярдәме  күрстәтү  буенча һәр хуҗалык белән  оператив рәвештә шартнамә төзү өчен яңа елга кадәр тиешле аңлату эшләрен  башкарырга тиешләр», – диде Әхмәтов. 

Чәчү кампаниясе  өчен  20  млрд. сумнан  артык акча кирәк  булачак,  бу -   республика буенча уртача  бер гектарга 6,5 мең сум туры килә. 

 «Быелгы көз уҗым  культуралары  өчен  яхшы  булмады.  Йөз  меңләгән гектар  уҗым  культуралары  борын  төрткән  килеш  калды.  Шуңа күрә  һәр  хуҗалыкта  кабат  чәчү  ихтималына  запас  орлык булырга  тиеш», – дип,  дәвам  итте  ул. 

Гомумән алганда,  республика буенча орлык җитәрлек, диде нотыкчы.  Шулай итеп, сабан  культураларына   340 мең тонна ихтыяҗ өчен,  30 процент запас белән,  345 мең тонна орлык  салынган,  әмма  бу   бөтенесендә  дә   түгел», – диде ул.

Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларның ихтыяҗларын бәяләү,    шулай ук  банк документларын тутырырга   өйрәтү буенча эш алып барырга кушты. Моннан тыш, ул шәхси хуҗалыклар белән активрак  эшләргә, аларны республика проектларына җәлеп итүне сорады.

Быел республикада 3,8 млн.  тонна ашлык  җыелган,  уртача  уңдырышлылык   -  26 ц/га; 2,1 млн. тонна  шикәр чөгендере җыелган,  уртача  уңдырышлылык   -   355 ц/га.

Чыгышның тулы тексты: сүзләр

Тулы видео чыгышлар: видео


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы