25 Сентября 2019

Республика икътисадының әһәмиятле өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләтнең нигезе булды. Шуңа республикада авылга   кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен гамәлгә  ашыру өчен шартлар булдыру мөһим. Бу хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советына  юлламасында  сөйләде. 

“Һава торышының  бик үк уңай булмавына  да  карамастан,   быел без узган елга караганда ярты миллион тоннага артыграк ашлык җыеп алачакбыз. Без шулай ук шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчә уңышы да  мул булыр дип көтәбез.  Бу  нәтиҗәләр  халыкны барлык азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Көндәлек  фидакарь  хезмәтләре  өчен  авыл  хезмәтчәннәренә  олы рәхмәтемне  җиткерәм, - дип, билгеләп  үтте  Рөстәм Миңнеханов.

Безгә тулаем   агросәнәгать комплексында  нәтиҗәлелекне  арттыруга  ирешергә кирәк.  Районнарның эш күрсәткечләрендә элеккечә үк зур аерма саклана. Мәсәлән, чәчүлек җирләре Кама Тамагы, Баулы, Әгерҗе һәм Алабуга районнары белән бертигез мәйданда булуга карамастан, Саба һәм Балтач районнарының акчалата кереме әлеге дүрт районның тулаем кеременнән артыграк чыга. Түбән Кама районындагы яңа Орсис-Агро хуҗалыгында, ул оешканга бер ел да юк әле, тәүлегенә 44 тонна сөт җитештерелә.  Бу, тулаем алганда, савым сыерларының баш саны 2,5 тапкырга артыграк булган Минзәлә районы белән чагыштырганда, байтак югары күрсәткеч. Безгә нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар һәм көчле җитәкчеләр тәҗрибәсен кулланырга кирәк. Алар һәр районда бар.

“Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында безгә дымны саклау технологияләреннән активрак файдаланырга, чәчүлек җирләренең бер гектарына кимендә 70 кг минераль ашлама кертергә кирәк”, - дип ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан  Республикасы  Президенты, бүгенге көндә республикабыз сөт, бәрәңге, ит, ашлык җитештерү буенча илдә алдынгылар сафында.  Әмма  Авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыларга сату дәрәҗәсенә җитәрлек итеп эшкәртүне оештыру, элеккечә үк, әлеге тармак өчен төп бурычларның берсе булып кала,  диде. 

“Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары нигезендә шәхси хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперацияләре һәм башка рәвешләрдәге кече хуҗалыклар бик тиз үсеш алды. Бүгенге көндә алар тарафыннан республикадагы барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә. Шунысы куанычлы, күп кенә эшлекле һәм булдыклы кешеләр гаиләләре һәм династияләре белән авылларда бизнес белән шөгыльләнә. Алексеевск районыннан Гомәровлар, Менделеевскидан Әгълиевлар, Әгерҗедән Сәхиповлар, Тукай районыннан Хановлар шундыйлардан. Без бүген аларны бирегә чакырдык. Әйдәгез, бу уңганнарны алкышлар белән сәламлик, - дип, горурланып,  билгеләп  үтте  Рөстәм Миңнеханов. – Кече хуҗалыкларның  үсеше, беренче чиратта, продукцияне сату һәм аны эшкәртү мәсьәләләрен хәл итүгә  бәйле. Бу юнәлештә кулланучылар кооперативлары мөһим роль уйный. Республикада аларның саны –  261. Кооперация хәрәкәтен көчәйтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм муниципаль район башлыкларының   бергә килешеп эшләве таләп ителә”,  - дип  өстәде.

“Тулаем алганда, республикада агросәнәгать комплексы алдынгы сафларда калсын өчен  безгә, бүген цифрлы технологияләрне кулланышка кертү һәм логистик    чыгымнарны киметүдән алып,   яңа базарлар эзләү һәм экспорт  куәтен, шул исәптән хәләл продукция исәбенә, арттыру кебек  замана таләпләренә җавап бирердәй   эшләрне дәвам  итәргә  кирәк”,  - дип,  йомгак  ясады  республика Башлыгы.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы