14 Марта 2019

13 мартта   Мамадыш  районында  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы оешмаларының  бухгалтерлык  һәм  икътисад эшчәлегенең нәтиҗәлелеген  арттыру буенча   семинар узды.   Чара  министрның  беренче  урынбасары    Николай   Титов  рәислегендә  узды. 

Семинарда  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре   башлыклары  һәм    консультантлары,  финанс-икътисад  бүлекләре башлыклары,   республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларының   баш  бухгалтерлары һәм икътисадчылары  катнашты.   

Киңәшмәдә  катнашучыларны  Мамадыш  муниципаль районы  башлыгы    Анатолий Иванов сәламләде.  Ул  районны  үстерү    перспективалары  һәм  авыл  хуҗалыгы  тармагының  торышы  турында  сөйләде.  

Чара  кысаларында  хезмәт хакын күтәрү,  шул  исәптән  эчке  ресурслар  исәбенә арттыру  мәсьәләләре,   җитештерү  нәтиҗәлелеген  арттыруда   икътисад һәм бухгалтерлык  хезмәтләренең  роле турындагы  мәсьәләләр, республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  кадрлар белән  тәэмин ителешен бәяләү  һәм  аны  үстерү перспективалары турында  фикер алыштылар.    Яклар авыл  хуҗалыгын    цифрлаштыру,  терлекчелекне  алып  бару процессларын   цифрлаштыру,  шулай  ук  азык  җитештерүдә  заманча технологияләр һәм  азык  җитештерү  процессларын    контрольдә  тоту  мәсьәләләрен дә карадылар.    

Үсемлекчелектә  авыл  хуҗалыгы  эшләренең  барышын  исәпкә  алуда  һәм аны  контрольдә  тотуда    «Агросигнал»  онлайн-сервис куллану тәҗрибәсенә  мисал  итеп  «Азык-төлек программасы» АПК» ҖЧҖенең баш  икътисадчысы Айрат Галиев үз фикерләре  белән бүлеште.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы