23 Октября 2018
Республика территориясендә көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Оператив белешмәләргә караганда, 23 октябрьгә көнбагыш 71,1 мең га мәйданда җыелган, бу планнан 57% тәшкил итә.
Бүгенгә 122,7 мең тонна көнбагыш суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш 17,3 центнер тәшкил итә.
Иң югары уңыш Мамадыш районында – 29,5 ц/га, суктырылган – 1777 мең. га, Зәй районында – 22 ц/га, суктырылган – 1,2 мең га, Азнакай районында – 21 ц/га, суктырылган – 5,6 мең га.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Читайте также

Татарстанда артык суктырылган 3 миллион тонна ашлык
29 Августа 2018


Татарстанда беренче миллион тонна ашлык суктырылды
06 Августа 2018