28 Декабря 2018

Республикада 2019 елгы  чәчү кампаниясенә 10 меңнән артык  трактор,     2,7 меңләп комбайн, 6 мең чәчү техникасы һәм шул  кадәр үк  культиватор  ремонтларга  кирәк булачак. 

«20 декабрьгә булган  мәгълүмат  буенча, республикада ремонтланырга  тиешле тракторларның 41%ы, чәчүлек комплексларының 33%ы,   чәчкечләрнең 58%ы, культиваторларның 60%ы, комбайннарның 13%ы төзекләндерелгән», — диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  АПКны  инженер-техник  тәэмин итү  бүлеге  башлыгы Ришат Булатов.

Республиканың кайбео авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  тагылмаларны,  туфрак эшкәртү һәм чәчү техникасын ремонтлауны төгәлләделәр.  Шундыйлар арасында Актаныш районыннан «Әнәк», Әтнә районыннан  «Таң» һәм  Ленин ис. АХҖК,  Арча районыннан «Курса  МТСы», «Төньяк», «Казанка», «Аю», Чүпрәле  районыннан «Чынлы», Балтач районыннан «Сорнай», «Труд», «Якты юл», «Маяк», Буа районыннан «Авангард», Саба  районыннан «Симет», «Курсабаш», «Саба» ҖЧҖ, Тукай районыннан   Сәйдәшев ис. АХП, «Гигант» хуҗалыклары.  

Техниканы  2019 елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерләү  өчен  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренә 440 млн сумлык  запас частьләр  алдылар.  Министрлык  фаразы   буенча, бу максатлар өчен   барысы 1,8 млрд сум  тоылачак.   «25 декабрьдә Алабугада узган Инженерлык конференциясендә  хуҗалыкларга  сезонлы  ташламалар булган чорда  запас частьләр  кайтаруны  тизләтергә  тәкъдим  ителде», — диде Ришат Булатов.

Шул ук вакытта, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында, техниканы яңа сезонга  әзерләгәндә чыгымнарны  киметүгә авыл  хуҗалыгы  машиналарының  детальләрен  төзекләндәрү юлы  белән   ирешергә мөмкин, дип саныйлар. Бу яңа  деталь алуга  караганда  5-6 мәртәбә арзанрак, диләр  Министрлык  белгечләре. Алар әйтүенчә,  республиканың  машина төзү предприятиеләре  (кече һәм урта  җизнес предприятиеләрен дә кертеп) чит  ил авыл  хуҗалыгы  техникасына 2 мең төрдән  артык   детальләр  эшли башлаганнар, төрле аппарататуралар һәм трактор-комбайннар детальләрен  ремонтлыйлар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы