Министрлыкта авыл хуҗалыгы культураларын сортлар буенча районлаштыру комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды.
Әлеге киңәшмәдә «Дәүләт сорт комиссиясе» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры урынбасары Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре катнашты.
Республикада ел саен авыл хуҗалыгы культураларының 1300дән артык сорты сынау уза. «Дәүләт сорт комиссиясе» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы эше йомгаклары буенча соңгы өч елда бөртекле һәм кузаклы культураларның 19 сорты районлаштырылган.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын сынау турында «Дәүләт сорт комиссиясе» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков чыгыш ясады. Ул көзге арышның, сабан бодаеның, солының, борчак һәм башка культураларның перспективалы яңа сортларына сынау уздыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырыш йомгаклары буенча Комиссия 2019 елда түбәндәге сортларны районлаштыруга тәкъдим итте: көзге бодай («Виола», «Базальт 2», «Универсиада», «Султан»), сабан бодае («Аль Варис»), арпа («Фандага»), бәрәңге («Самба»), язгы рапс («Юлдаш»).
Шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен 7 төбәктә үстерелә торган сортларның ассортиментын киңәйтергә тәкъдим ителде. Болар - көзге арыш («Парча»), көзге бодай («Клавдия 2», «Поволжская нива»), борчак («Юбиляр»).
Киңәшмә ахырында сорт участоклары эшенә йомгаклар ясалды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Мондый бүләкләргә Зәй дәүләт сорт участогы мөдире Руслан Рябов һәм Чистай дәүләт сорт участогы баш агрономы Денис Якимов ия булдылар.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

