5 Октября 2021

Бүген Россиядә агросәнәгать  комплексы өлкәсендә иң масштаблы вакыйга – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган Агросәнәгать комплексы атналыгы башлана. Бу чарада  Татарстан Республикасы да   катнаша. Республика исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге делегация катнаша.

Аның кысаларында 23 нче «Алтын көз – 2021» Россия агросәнәгать күргәзмәсе – илдә авыл хуҗалыгы казанышларының иң зур смотры узачак. Быел чара яңа мәйданчыкта – «Патриот» паркында (Мәскәү өлкәсе) – катнашучылар җыелуында узачак. Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык экспонент катнаша.

 Моннан тыш, базарда катнашучылар һәм экспертлар АПКны һәм аграр фәнне цифрлаштыру өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр, шулай ук органик атлас – үзебездә органика  җитештерүчеләрнең реестры белән таныша алачаклар.

Күргәзмәнең  эшлекле программасы кысаларында белгечләр тармакны фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итү, АПКга дәүләт ярдәме, органик продукция җитештерүне үстерү, цифрлы трансформация кебек  актуаль юнәлешләр буенча һәм башка   темаларга фикер алышачаклар. Федерация Советының һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «АПКда хатын-кызлар» дигән уртак проектына аерым игътибар биреләчәк, аның максаты - авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хатын-кызларга  кагылышлы  мәсьәләләр буенча ачык диалог булдыруга ярдәм итү.

«Патриот» паркында шулай ук икенче халыкара агросәнәгать форумы узачак. Аның төп чарасы – “Авыл хуҗалыгы һәм ESG-трансформация: чакырулар һәм мөмкинлекләр» бизнес-бранчы булачак, ул Россия  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм Сбербанк тарафыннан оештырыла.   

 Шул ук мәйданчыкта 7 октябрьдән «Алтын көз-2021» Илкүләм гастрономия фестивале эшли башлаячак. Анда  бөтен илдән иң яхшы фермер продукциясе, шул исәптән «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек продуктлары брендлары конкурсында катнашучыларның  продукциясе  дә  булачак. Килүчеләр төбәкләрнең горурлыгы булган натураль продуктларны татып, аларны  сатып ала  алалар,  шулай  ук  аларны җитештерү турында  белә, фермерларның  үзләре белән   таныша һәм аралаша да  алачаклар. Җитештерүчеләр өчен фестиваль, арадашчылардан башка, турыдан-туры яңа клиентлар табарга һәм үз продукциясен базарга чыгарырга  мөмкинлек  бирәчәк. Ярминкә 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

АПК атналыгының кульминациясе - Дәүләт Кремль Сараенда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган традицион концерт булачак.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы