29 Ноября 2018
2018 елның 28 ноябренә теплица яшелчәләрен җыю ил буенча 889,6 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 28,3%ка артыграк.
Шул исәптән кыяр - 533,8 мең тонна (узган елга караганда +18%), томат - 342 мең тонна (+48,5%), башка яшелчә культуралары - 13,8 мең тонна (+26,6%).
Теплица яшелчәләрен үстерүче төбәкләр арасында лидерлар булып түбәндәгеләр санала: Краснодар крае – 76 мең тонна, Ставрополь крае – 72,4 мең тонна, Липецк өлкәсе – 65,1 мең тонна, Мәскәү өлкәсе – 52 мең тонна һәм Карачай-Черкес Республикасы – 46,3 мең тонна.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Читайте также

Казанда Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак
03 Сентября 2018