6 Декабря 2018

4 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Терлекчелек һәм  нәсел эше  департаменты директоры, Министрлыкның  селекция  казанышларын сынау һәм саклау буенча эксперт комиссиясе  рәисе Харон Амерханов терлекчелектә яңа селекция казанышларын куллана башлау  мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.    

Чарада  авыл  хуҗалыгы  терлекләренең  яңа  токымнарын  куллана  башлау  буенча 7 заявка каралды. Нотыкчылар  бу  токымнар турындагы  материаллар  белән таныштырдылар.    Фикер алышу нәтиҗәләре  буенча  токымнарның  файдалылыгын  бәяләү  буенча  6  акт  расланды,  болар:   «Пьетрен»  токымлы һәм   «Верхнехавский» тибындагы  дуңгызлар,   «Пушкинский янтарный» тибындагы  кеш,   «Дальневосточный» токымлы  бал  кортлары,    «Радонежский» токымлы  бытбылдык, «Татарский» токымлы  атлар.

Мөрәҗәгать итүчеләр тапшырган материаллар нигезендә  «Госсорткомиссия» ФДБУенә  аларны  куллануга  кертелә  торган селекция  казанышларының  дәүләт реестрына кертергә тәкъдим ителде. Токымның  Дәүләт  реестрында  булуы токымлы нәсел материалын  Россия Федерациясе территориясендә  ишәйтү, сертифкаицияләү, сату хокукын бирә

Харон Амерханов билгеләп  үткәнчә,  Россия Федерациясе  Авыл хуҗалыгы  министрлыгы терлекчелектә селекция-нәсел эше мәсьәләләренә зур игътибар  бирә. Генетик куәтне арттыру, авыл хуҗалыгы  хайваннарының  токымнарын  һәм продуктив   сыйфатларын  камилләштерү конкуренциягә  сәләтле  трелекләр булдыруга,  2020  елга  кадәр  авыл  хуҗалыгын  үстерү  буенча  дәүләт  программасын  уңышлы  гамәлгә  ашырырга,  экспортка  продукция  җитештерүне  арттырырга  ярдәм  итә.     

Хәзерге  вакытта  Дәүләт реестрына  46 төр авыл хуҗалыгы  хайванының 880 селекция казанышы (431 токым,137 тип,151 кросс һәм 161 линия) тапшырылган.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы