15 Ноября 2018

2017  -  2025  елларга авыл  хуҗалыгын  үстерүнең  федераль  фәнни-техник    программасын  гамәлгә  ашыру   (ФНТП)    Советы  президиумы  үзебезнең  бәрәңге  орлыгын  җитештерүне  камилләштерү проектларын  килештерде  һәм  илебезнең  азык-төлек  иминлеген  көчәйтүгә  юнәлдерелгән  ярдәмче  программаларны  алга  таба  үстерү  проектларын  билгеләде.    Президиум утырышы    14 ноябрьдә  Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе  урынбасары    Алексей  Гордеев һәм  РФ Президенты  ярдәмчесе   Андрей  Фурсенко  рәислегендә  узды.  Чарада  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев  катнашты. 

Ведомство  тарафыннан    комплекслы  фәнни-техник  проектлар    (КНТП) сайлап  алынды, аларны  гамәлгә  ашыру  киләчәктә  чит  ил  технологияләреннән  баш  тартырга  ярдәм  итәчәк.   Совет  президиумы  “РФендә бәрәңге селекциясен  һәм  орлыкчылыгын  үстерү”  ярдәмче  программасы  кысаларында     31 проект  раслады,  аларда  илнең  20дән  артык  төбәгеннән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештерүчеләре,  югары  уку  йортлары  һәм  фәнни  учреждениеләр  катнаша.  Комплекслы  фәнни-техник  проектларны      гамәлгә  ашыру  өчен   2018  елның  ахырына  кадәр  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы    614 млн сум  акча  бүлеп  бирәчәк. 

Планнар  буенча  киләсе  елда     башка  ярдәмче  программалар  буенча  да  шундый  проектлар  сайлап алыначак  һәм  расланачак,  болар - «Шикәр чөгендере    селекциясен һәм орлыкчылын  үстерү”,  “Кош итенең  конкуренциягә  сәләтле  үзебезнең  кроссларын  булдыру”  ярдәмче  программалары  һ.б.лар.     

Моннан  тыш,  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгына  үзебезнең  терлек  азыгы  һәм  өстәлмәләр  күләмнәрен  арттыру буенча  ярдәмче  программа әзерләү буенча  эш  башларга  тәкъдим  ителде,  шулай  ук  конкуренциягә  сәләтле  үзебезнең дуңгыз  токымнарын  булдыру  буенча  ярдәмче  программа   эшләү  буенча  тәкъдим  әзерләргә  кушылды.    Дмитрий Патрушев  Министрлыкның  үз  алдына  куелган  бурычларны  оператив  башкарырга   әзер  булуын  ышандырды

Вице-премьер Алексей Гордеев,  федераль  фәнни-техник    программаның   өстенлекле  ярдәмче  программаларын гамәлгә  ашыруда  зур  нәтиҗәләргә  ирешү  өчен  бу  эшкә  тармак  берлекләре  аша  бизнес-бергәлекне  җәлеп  итәргә  кирәк,  дип  билгеләп  үтте.   

«Ялгыз  гына  авыл  хуҗалыгын  зур  күләмдә   модернизацияләүне  башкарып  чыгу  мөмкин  түгедл.  Монда  Хөкүмәтнең  һәм Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  төп  бурычы  – идарә  итүнең  дөрес  моделен  булдыру,     тиешле  нәтиҗәгә  ирешү  өчен  барлык  кызыксынучы  якларны  берләштерү», - дип  ассызыклады   Алексей Гордеев.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы