15 Августа 2018

«Минем җирем – Россия” V Бөтенроссия иҗат конкурсына заявкалар бирү вакыты тәмамланып килә. Конкурсның оештыру комитеты тагын бер  кат искә төшерә: урыннар  алуда  ярышырга  теләүчеләр өчен   өч атналап  вакыт   калды.  Шуңа күрә  «дилбегәне озынга сузмыйча», ашыгырга кирәк, алдан килгән урын өчен дип юкка  гына әйтмиләр бит.

Жюри нык тырыша. Аның  әгъзалары өчен  шактый эшләр алда торса да әле,   тапшырылган маҗериалларның сыйфаты турында  «Аграрий плюс» нәшрияты генераль директоры Лилия Олисевич соңгы  утырышта болай дип үз фикерләрен җиткерде:  «Бертөрле номинациядә булуларына да  карамастан,  проектларның   жанрлары гаҗәеп төрле! Бу конкурста катнашырга теләк белдергән, чын мәгънәсендә талантлы, үз өлкәләрен, крайларын, республикаларын танытырга теләүче   журналистларның күп булуы аеруча сөендерә...  алар аерым авыл, җирлек турында, аның  кешеләре,   андагы вакыйгалар турында горурланып һәм яратып сөйлиләр.  Кайбер эшләр бүген үк, бернинди  төзәтүләрсез федераль массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгарлык, тышлыгына алтын хәрефләр белән язарлык  итеп иҗат ителгән. Шуны әйтәснм килә, яхшылардан иң яхшысын сайлап алу безгә җиңел булмаячак…».

Ничек кенә  булмасын,  жюри йөзләгән эшне караган инде, димәк, хөкемдарлар ни сөйләгәннәрен беләләр.

Ә менә авторларның үз өстенлекләре бар.  Быел түбәндәге  номинацияләр буенча катнашучылар күбрәк:

• Бүгенге Россия авылы: кешеләр,эшләр,карарлар – 72 проект;

• Фермерлыкны һәм  кооперацияне үстерү  – 56 проект;

• Авыл  территорияләрен үстерү  – 55 проект;

• Авыл   территорияләренең мәдәни һәм табигый  куәтен саклап калу  – 55 проект;

• Бхгенге авыл хатын-кызы портреты   - 40 проект.

Лидер-төбәкләрдән заявкалар бирүчеләр саны күптән инде уннан  артып   киткән:

• Ростов өлкәсеннән – 14 катнашучы;

• Орел һәм Новосибирск өлкәсеннән  – 12 катнашучы;

• Краснодар крае, Иркутск өлкәсеннән, Калуга өлкәсеннән –  10ар катнашучы;

• Татарстан, Удмуртия республикаларыннан һәм  Пенза өлкәсеннән  –  9ар  катнашучы.

• Саратов өлкәсеннән  - 8 катнашучы.

Барлык потенциаль катнашучыларга, әгәр кыенлыкларга очрасалар,  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәтенең штаттагы хезмәткәрләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм күрсәтергә  әзер.   Искәртеп үтәбез, киләсе атнада чираттагы күрсәтмә семинар узачак, анда  безнең уртак эшкә арадаш йомгаклар ясалачак, сезне кызыксындырган сорауларга да җаваплар  биреләчәк.


Конкурс, номинацияләр, катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны  биредә карагыз: «Моя земля – Россия»


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы