3 Января 2019

«Дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү системасына үзгәрешләр кертү турындагы законның Россия Президенты тарафыннан имзалануы Россия агроиминләштерүе өчен мөһим елны тәмамлый һәм аграрийларны иминләштерүдә яклауны оештыруда яңа чорны ачып  җибәрә», – диде  Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге президенты Корней Биждов, 2018 елга йомгак ясап.

Дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү системасына үзгәрешләр кертү турындагы 563-ФЗ номерлы Законны  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 27 декабрьдә имзалады. «Әлеге законны куллану алдагы елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Агроиминиятчеләрнең илкүләм  берлеге, иминият оешмалары белгечләре һәм агроиминләштерү системасын оештыруда барлык катнашучылар тарафыннан зур методологик һәм практик эшләр башкаруны таләп итә”, – дип ассызыклады Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге президенты.

Федерация Советының һәм Дәүләт Думасының аграр комитетлары, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Финанс министрлыгы, Россия Банкы, Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге һәм тармак аграр берлекләре тарафыннан бергәләп, узган елда агроиминләштерү системасы өлкәсендә үзгәрешләр кертелгән икенче закон акты булды. Ел башында кабул ителгән беренче закон Россия практикасында беренче мәртәбә аквакультураны иминләштерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә кагылышлы иде.

«Үзгәрешләр кертү тәкъдиме ел башында Россия Банкы тарафыннан кертелгән иде”, - диде Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге президенты. Агроиминләштерү мәсьәләсе 27 апарельдә РФ Закон чыгару собраниесенең ике палатасының да башлыклары В.И.Матвиенко һәм В.В.Володин рәислегендә узган РФ закон чыгаручылар Советы утырышында каралган иде, аннары 22 июньдә Премьер-министр Д.А.Медведев рәислегендә узган Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында каралды.

Агроиминләштерүнең алга  таба  үсеше үзгәрешләрнең 2019 елда практикада ничек гамәлгә ашырылуына бәйле, дип ышандыра Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге президенты. «АПКда гадәттән тыш хәлләр булганда компенсацияләр күләменең полисларга бәйлелеген күрсәтә торган һәм ел азагында кабул ителгән Хөкүмәт карары авыл хуҗалыгында агроиминләштерүнең ролен ассызыклады, – дип билгеләп үтте Корней Биждов.

Белешмә.  

2016 елның 1 гыйнварыннан дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгын иминләштерү базарында бердәм гомумроссия берләшмәсе - Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге эшләп килә. Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлегенә кермәгән иминият компанияләре дәүләт ярдәме  белән агроиминләштерү шартнамәләре төзи алмыйлар. Россия Федерациясендә агроиминләштерүнең үзәкләштерелгән системасын төзү «Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында.” Законга үзгәрешләр кертү хакында” 2014 елның 22 декабрендәге  424-ФЗ номерлы федераль законда каралган.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы