5 Мая 2020

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе төбәкләрен үстерүнең дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Указында билгеләнгән Россия төбәкләрендә барлык тармакларда һәм һәм аларның тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында халыкка мәгълүмат бирү өчен «Новости России» ОИА (ачык мәгълүмат агентлыгы) һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе төбәк яңалыклар агентлыгын - «Новости регионов России» РИА (төбәк мәгълүмат агентлыгы) https://regioninformburo.ru/ оештырдылар.

 Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсы төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнарының, учреждениеләрнең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәяләр стратегиясен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын, торак төзелешен һәм шәһәр төзелешен, транспорт инфраструктурасын үстерү, АПК, ТКХ системасын, экологик иминлекне камилләштерү һәм Россия Федерациясе халкын социаль яклау өлкәсендәге чаралары турында россиялеләр өчен хәбәрләрне оператив урнаштыру максатында төзелде.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы