21 Февраля 2020

“Татагролизинг” сублизинг килешүе нигезендә “Росагролизинг” аша ташламалы хактан, ягъни арзанлы ставка буенча Россия Федерациясендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы техникаларын, автомобильләрне кайтарту өчен гаризалар җыя.

  • Сублизинг 5 елга чаклы вакытка бирелә. Ягъни, шул вакытта тулысынча түләп бетерелергә тиеш;
  • Еллык кыйммәтләнү 5 процентны тәшкил итә;
  • Беренчел взнос - техника бәясенең 30 проценты күләмендә.

“Татагролизинг” җәмгыяте аша сублизингка техника алып, аграрчылар 60Х40 программасында катнашырга һәм түләгән акчаның 40 процентын субсидия формасында кире кайтартырга мөмкиннәр.

Техникаларны алырга теләүчеләргә түбәндәге элемтәләр буенча гаризалар биреп өлгерергә чакырабыз:

+7 (987) 291-99-48

+7 (987) 291-97-93

яисә кире элемтә аша