30 Января 2020

Татарстанда 12 – 14 февраль көннәрендә Иделбуе агросәнәгать форумы һәм  аның кысаларында махсуслашкан күргәзмә үткәреләчәк. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 300ләп агросәнәгать оешмаларының 3 меңнән артык вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Халыкара махсуслашкан күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен дә колачлаячак. Авыл хуҗалыгы техникалары, заманча җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, яңа төр орлыклар, продукцияне эшкәртү, төргәкләү җиһазлары һәм башка күп төрле яңалыклар тәкъдим ителә күргәзмәдә.

Шактый заводларның рәсми дилеры буларак, “Татагролизинг” АҖ күргәзмәдә заманча авыл хуҗалыгы техникаларының киң төрен күрсәтергә планлашыра. Мисал өчен: ОАО “Гомсельмаш” заводында җитештерелә торган югары җитештерүчән КЗС -1218 маркалы ашлык суктыру комбайнннары, УЭС-280  маркалы универсаль техника; “Алмаз” һәм “Ютек” компанияләренең ПОН-4+1, ПЧ-4,5 маркалы туфрак эшкәртү техникаларының киң төре һәм СЗМ-400П, СЗП -3,6 чәчкечләре. Барлык тәкъдим ителгән техникаларны сублизинг шартларында алырга мөмкин.

Агросәнәгать форумы кысаларында киң кырлы эшлекле программа планлаштырыла: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы узачак; авыл хуҗалыгының төрле тармакларына багышланган тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар оештырылачак  һәм кырчылыкны, терлекчелекне үстерүдәге мөһим мәсьәләләр буенча мастер-класслар үткәреләчәк.

Форумны үткәрү урыны – “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге. Лаеш районының Зур Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт). Күргәзмәгә керү бушлай.