5 Апреля 2019
"Татагролизинг" АҖ Азат Илдус улы килү белән Республикада иң эре җәмгыятьләрнең берсенә әйләнде. Бүгенге көндә "Татагролизинг" АҖ авыл хуҗалыгы предприятияләре Лениногорск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында эшчәнлек алып баралар. 
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Рәсәй буенча алдынгы урыннар биләп тора икән, монда Азат Илдус улы җитәкләгән "Татагролизинг" АҖ өлеше зурдан.
Сез - тынгысыз, эзләнүчән, таләпчән, көчле рухлы, игелекле, ярдәмчел кеше. Сездә булган бу сыйфатларга карап без сокланабыз.
Хөрмәтле Азат Илдус улы! "Татагролизинг" АҖ коллективы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә һәм иң матур теләкләрне җиткерергә тели. Сезгә гомернен иң озынын, сәламәтлекнең иң ныклысын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Алга таба да эшегездә зурдан-зур уңышлар насыйп булсын, уйлаган уй-теләкләрегез чынга ашсын.

Сезне хөрмәт итеп "Татагролизинг" АҖ коллективы.