25 Января 2020

“Татагролизинг” АҖ 2014 елдан бирле Беларус Республикасының “Промагролизинг” ААҖ лизинг компаниясе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге “Промагролизинг-центр” ҖЧҖ (Минск шәһәрендәге “Промагролизинг” ААҖ милли лизинг операторының кече предприятиясе булып тора) белән хезмәттәшлек итә. Уртак программа буенча без Беларус Республикасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникаларын сублизинг нигезендә сатабыз. Шул исәптән, «Полесье» КЗС-1218-29 ашлык суктыру комбайннарын (“Гомсельмаш”ААҖ) һәм тракторларны (Минск трактор заводы) түбәнәдге шартларда:

Лизинг вакыты - 3 елдан алып;

Еллык кыйммәтләнү - 5,6% тан;

Беренчел түләү - 10% тан;

Лизинг түләүләре - ай саен.

 

Сублизинг килешүе буенча алынган техникалар “60/40” программасы нигезендә субсидияләнә.

Тагын бер мөһим шарт – тракторлар һәм комбайннар буенча гарантия җаваплылыгын“Татагролизинг” АҖ үзенә ала.

 

Гаризаларны түбәндәге телефоннарга шалтыратып калдырырга мөмкин:          

8-987-291-97-93

8-987-291-99-48