18 Февраля 2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасында булганнан соң биргән күрсәтмәсе буенча, “Татагролизинг” җәмгыяте “Промагролизинг” беларусь лизинг компаниясе белән хезмәттәшлек урнаштырып, лизинг килешүләре төзеде. Нәтиҗәдә, хәзер “Татагролизинг” җәмгыяте Беларусь Республикасында җитештерелә торган барлык төр авыл хуҗалыгы техникаларын сублизинг шартларында Татарстанда тәкъдим итә ала. Шартлар бик кулай, аграрчылар өчен отышлы. Аванс түләү күләме ун проценттан башлана. Лизинг вакыты биш елга чаклы бирелә. Еллык кыйммәтләнү – 5,6 процентны тәшкил итә.

Аннан тыш, техникаларның аерым төрләренә “Татагролизинг” җәмгыяте суперакция игълан итә! Мисал өчен, хәзер “Гомсельмаш”, “Брянксельмаш” җәмгыятләре җитештергән икмәк суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарын уникаль шартларда алырга мөмкин. Ягъни – комбайннар 7-8 процентка ташламалы бәядән һәм ике елга кичектереп түләү шарты белән бирелә!

  • Беренчел взнос – 30% күләмдә;
  • Чираттагы түләү -тагын 30% күләмдә – 2020 ел уңышыннан;
  • Калган түләү – 40% күләмдә – 2021 ел уңышыннан.

Барлык техникалар 60х40 программасы аша субсидияләнә.

Кулай шартларда тәкъдим ителә торган комбайннар саны чикле!!! Техникаларны алырга теләүчеләргә түбәндәге элемтәләр буенча гаризалар биреп өлгерергә чакырабыз:

+7 (987) 291-99-48

+7 (987) 291-97-93

яисә кире элемтә аша