17 Февраля 2020

⁠“Татагролизинг” АҖ агымдагы елның 12 нче февралендә “Росагролизинг” җәмгыяте белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңадан башлап җибәрү турында сублизинг килешүе төзеде. Аның нигезендә “Татагролизинг” җәмгыяте аша республика аграрчыларына “Росагролизинг” сублизингка 1 миллиард сумлык техника куярга вәгъдә итә. Бу – моңарчы тиңе булмаган килешү. Уртак программалар ярдәме белән республика авыл хуҗалыгы тармагына ташламалы хактан, ягъни арзанлы ставка буенча Россия Федерациясендә җитештерелә торган гаят күп төрле авыл хуҗалыгы техникаларын кайтарту мөмкинлеге туды. Болар – тракторлар, комбайннар, автомобильләр, тагылма агрегатлар...

Сублизинг 5 елга чаклы вакытка бирелә. Ягъни, шул вакытта тулысынча түләп бетерелергә тиеш. Еллык кыйммәтләнү 5 процентны тәшкил итә. Беренчел взнос - техника бәясенең 30 проценты күләмендә.

“Татагролизинг” җәмгыяте аша сублизингка техника алып, аграрчылар 60Х40 программасында катнашырга һәм түләгән акчаның 40 процентын субсидия формасында кире кайтартырга мөмкиннәр. “Татагролизинг” белгечләре бу процесста да тиешле документларны тупларга ярдәм итәргә әзерләр. Эре аграр оешмалар өчен документлар туплау бәлки кыен эш булмаса да, кечерәк хуҗалыклар, фермерлар өчен шактый мәшәкатькә әйләнергә мөмкин. Шуңа “Татагролизинг” АҖ клиентларын ярты юлда ташлап калдырырга җыенмый.