5 Февраля 2019

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә шуны искәртә, бу акчаларны алу  өчен уңыш өчен кимендә гектарга 30 кг ашлама тупланган булуын документ белән расларга тиеш булалар.

1,5 млрд. сум яисә гектарга 500 сумнан артык күләмдәге субсидия – ул максатчан акчалар, аларны бары тик ашламалар сатып алу өчен генә тотарга мөмкин булачак. Ашлама төрләрен һәм аларны кемнән алуны авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлый.

Агымдагы елда бер гектарга 70 кг-нан артык ашлама кертү бурычы куела. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнар активрак булырга тиеш. Мондый ярдәм бары тик 30 мартка кадәр генә саклана.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын шуны искәртә, туфракны ашламалау авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезләреннән берсен тәшкил итә. Ашламалар уңдырышны арттырып кына калмыйча, аның сыйфатын да яхшырталар: үсемлекләрдә шикәр, майлар һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр дә арта.

2019 елга минераль ашламалар туплау турындагы тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы