27 Марта 2019

26 мартта “Россия  Федерациясендә җитен  җитештерү  тармагын  үстерү турында   видеоконференция режимында   киңәшмә узды,  аны  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат  Хатуов алып  барды. 

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков,  Саба  муниципаль районының    «Лен» ҖЧҖ   директоры  Рәсил  Габдрахманов,  Мамадыш  муниципаль районының       «Мостафин Р.С.» КФХ  башлыгы    Ринат Мостафин  катнашты.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Хсемлекчелк, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау  департаменты  директоры    Роман Некрасов Россия  Федерациясендә  җитен тармагын  үстерүнең  торышы  һәм  аның  перспективалары  турында  мәгълүмат  бирде.   2018 ел  йомгаклары  буенча  озын  сүсле  җитен    44,7 мең  гектарда  җәчелгән, җитен  сүсенең  уңышы  36,7 мең тонна  булган. Җитен  игүче  хуҗалыклар  алдына     чәчүлек  мәйданнарын  –    2025 елга  80 мең гектарга  җиткерү,  ә  җитен  сүсе уңышын 120 мең  тоннага кадәр  җиткерү бурычы  куелган. Департамент  директоры  Татарстан  Республикасының   җитен  игүчеләргә    бәйсез ярдәм  кысаларында  саллы  финанс ярдәме  күрсәтүен  билгеләп  үтте.  

Белешмә  өчен:

Татарстан  Республикасы   территориясендә  озын  сүсле  җитен  игү  белән  2  предприятие -  Саба  муниципаль районының   «Сабылен» ҖЧҖ һәм  Мамадыш  муниципаль районының     “Мостафин Р.С.”  КФХ шөгыльләнә,   1,5  мең тонна чимал эшкәртү  куәтенә  ия  1 җитен  эшкәртү  заводы  эшли.   2018 ел  йомгаклары  буенча   республикада  озын  сүсле  җитен  1,12 мең  гектарда  үстерелде,  тулаем җитен  сүсе  уңышы     1,6 мең  тонна  булды, уңдырышлылык   – 14,3 ц/га.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы