18 Января 2019

Бүген  Россия  авыл  хуҗалыгы министры    Дмитрий Патрушев Берлинда  уза  торган  “Яшел  атна” 84 нче   халыкара  азык-төлек товарлары  һәм  авыл  хуҗалыгы күргәзмәсендә  Россия  Федерациясе    экспозициясен  ачты.   Россия   делегациясе составында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов да  катнаша.  

Германия  Федератив  Республикасының  азык-төлек  һәм   авыл  хуҗалыгы министры  Юлия Клёкнер күргәзмәне  рәсми  карап  йөргәндә Россия  экспозициясендә   дә булды,  анда  илебезнең төрле  төбәкләреннән  иң яхшы  авыл  хуҗалыгы  продукциясе, үзебезнең  авыл  хуҗалыгы  казанышлары  урнаштырылган.    Бу  экспозициядә  Татарстан  Республикасы  продукциясе  дә бар:  күргәзмәгә  татар милли ризыклары, икмәк продукциясе, умартачылык продуктлары,  казылык  әйберләре һәм  башка җирле  товарлар  алып  килгәннәр.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы