24 Апреля 2020

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, үсемлекләрне яклауның бер чарасы да орлык материалын агулауның нәтиҗәсен бирми, чөнки фитопатогеннарның 60%тан артыгы орлыклар аша керә, дип саныйлар алар. Зарарланган орлыкларны чәчү авыруларны шытып килүче үсемлекләргә күчерә, шуның белән чәчүлекләрдә инфекция чыганаклары барлыкка килә.

Орлыклар агулауны фитоэкспертиза, орлыкларны анализлау нигезендә башкарыла һәм препарат ачыкланган патогеннарны исәпкә алып сайлана. Соңгы елларда гельминто-спориоз һәм альтернариоз инфекциясенең артуы үсемлекләргә җитди куркыныч тудыра, орлыкларның күгәрек гөмбәчекләре белән зарарлануы көчәйде. Орлыклар альтернариоз белән 95%ка кадәр йогышлана, гельминтоспор белән – 25-30%, фузариоз белән – 10-15%, бактериоз белән – 5-10%. Коры  елларда үсемлекләрдә головня авырулары һәм тамыр гөмбәчекләре ешая, бу уңышны 72-85%ка кадәр юкка чыгарырга мөмкин.

Фито-анализ өчен үрнәкләрне ашлыкны чистартканнан һәм сортировкалаганнан соң сайлап алырга кирәк.

Сортның потенциаль продуктивлык мөмкинлегеннән тулырак файдалану өчен сайлап алынган, эре, биологик яктан аеруча әһәмиятле орлыкларны чәчәргә кирәк, дәүләт моның өчен Р 52325-2005 ГОСТын тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шуны искәртә, бары тик калибровка узган, шытымга тикшерелгән кондицион орлыклар гына агуланырга тиеш. Артык зарарланган ямсә артык дымлы орлыкларны агуларга ярамый.

Чәчү өчен зурлыгы буенча тигез, үсеш көче 80%тан ким булмаган, шытымы 92%тан ким булмаган һәм 1000 орлык авырлыгы 45 граммнан артык булган орлыклар алынырга тиеш. Орлыкларны агулауны уңай температура булганда чәчү алдыннан (7-14 көн кала) йә чәчкәндә башкарырга кирәк.

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәренең күпьеллык тикшеренүләре шуны күрсәтә, чәчү алдыннан һәм вегетация чорында үсемлекләрне яклау чаралары комплексын башкару уңышны 10 центнерга кадәр саклап калырга мөмкин.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы