27 Мая 2020

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар азык-төлек базарындагы бүгенге вәзгыять, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү һәм төп товарларга бәяләрнең тотрыклылыгын саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзерге вакытта продукция белән тәэмин итүдә өзеклекләр һәм бәяләр тирбәлеше күзәтелми.

Чара барышында агымдагы сезонда язгы кыр эшләрен уздыруга аерым игътибар бирелде. Хәзерге вакытта чәчү эшләрендә 72 субъект эшли, чәчү 41,4 млн.га мәйданда башкарылган, ягъни фаразланган мәйданның 80%ы диярлек.

Әйтергә кирәк, Татарстанда сабан культураларын чәчү төгәлләнде диярлек. 8 мең гектардан кимрәк мәйданда җылы яратучы культуралар чәчәсе калды, бу 1 %тан да ким. Гомумән алганда, чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн. га тәшкил итә. Һава шартлары уңай тора. Май аенда 30 мм-дан артык явым-төшем булды. Хәзерге вакытта басуларда үсемлекләрне яклау буенча актив эш алып барыла.

Министрның беренче урынбасары барлык агротехник чараларны оптималь срокларда башкару кирәклегенә, шулай ук чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан яклау буенча чараларны вакытында башкару зарурлыгына аерым игътибар юнәлтте.

Илнең корылык күзәтелгән көньяк төбәкләрендәге вәзгыять аерым каралды. Краснодар, Ставрополь крайлары һәм Ростов өлкәсенең АПК төбәк органнары җитәкчеләре, май башында узган явымнар көзге һәм сабан культуралары чәчүлекләренең торышын яхшыртырга мөмкинлек бирде, дип, билгеләп үттеләр. Шулай да, уңышның ахыргы фаразын 2-3 атнадан соң әйтергә мөмкин булачак.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы