3 Ноября 2018

Бүген  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек  кирәк-яракларын  сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узды. Казанда    авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  11 мәйданчыкта  узды. 

Яңа Савин  районында  «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Агросәнәгать комплексы, җир  мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары    башлыгы идарәсе урынбасары     Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков  һәм Татарстан  Кулланучылар  оешмалары  кооперациясе  оешмалары  берлеге  идарәсе рәисе    Мәхмүт Фәттахов булдылар.

Алексей Песошин сәүдә  рәтләрен  карап  чыкты, товарларның  бәяләре һәм ассортименты  белән кызыксынды,  аларның  сыйфатын  бәяләде,  сатучылар  һәм сатып  алучылар  белән  аралашты. 

Яңа  Савин районы  ярминкәсенә   23  оешма  үз продукциясен  алып  килгән иде: Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама  Тамагы,   Чирмешән, Мамадыш, Алексеевск,  Кукмара, Яңа  Чишмә,  Чистай,   Лаеш  һәм  башка  районнарның  кулланучылар  җәмгыятьләре.

Татарстан  Кулланучылар  оешмалары  кооперациясе  оешмалары  берлеге   идарәсе рәисе    Мәхмүт Фәттахов: «Ярминкәгә  23 млн сумлык  диярлек  товар  алып  килдек,  аларның   70 - 90 процентын  сатырбыз дип уйлыйм, бәйрәм  көннәре  дә бит.  Бирегә  район  кулланучылар  кооперативлары үз  продукцияләрен  алып  килделәр,  алар  барысы  да     сыйфатлы һәм бәяләре  дә  арзанрак.    Бүген  без   Казанда  ике  ике  ярминкәгә  тоарлар  китердек,  икенчесе  - Авиатөзелеш  районында.  Ике  мәйданчыкта  Татарстан  Кулланучылар  оешмалары  кооперациясе  оешмалары  берлегенең       53 предприятиесе  эшли», - дип  сөйләде.

Һәр шимбәдә  район  кулланучылар җәмгыятьләре  ярминкәгә  товарлар  китерәләр,  ә  башка көннәрдә  500-600 авылга  автолавкалар  чыга.   «Быел, узган  ел  кебек  үк,  кечкенә  авылларга    150 машина  хезмәт күрсәтә.  Техника  бездә  җитәрлек. Иң мөһиме,  ягулык-майлау  материалларына  чыгымнарны  дәүләт түли», — дип  ассызыклады  Татпотребсоюз идарәсе  рәисе.

Аннары  Бөгелмә  икмәк  заводының  үсеш  директоры    Малыгин Сергей Валерьевич  үз фикерләре  белән бүлеште.  «Бүген  без  ярминкәгә яңа  продукция  алып  килдек.  Бүген  без    7-8 тоннадан  артык  продукция  чыгарабыз. Кулдан  пилмән  ясау  буенча  яңа  линия  ачтык.    Аны  алып  та  бетерделәр инде.   Без  ел  саен  Россия  һәм   Республика  конкурсларында  катнашабыз  һәм дипломнар алабыз»,  -  диде  ул.

«Бүген  без  шәһәр  халкына  яшелчәләр,  бәрәңге,  кишер,  суган,  ташкабак,  суган,  кабак  алып  килдек.  Тагын киез  итекләр  китердек.  Киез  итек   басу   цехы  1979 елдан  бирле  эшли, айга  төрле  төстәге    600ләп киез  итек  басыла.  Безнең  киез  итекләрне     Мәскәүдән һәм  Финляндиядән хәтта  соратып  алалар»,  - диде  Азнакай  районы  кулланучылар  җәмгыяте директоры     Тәнзилә Кәримова.

Авыл хуҗалыгы  ярминкәләре   Татарстанда  15  сентябрьдән башлап   һәр  шимбәдә уза.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы