29 Апреля 2019

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  27  апрельдә хезмәтләрендә  югары  уңышларга  ирешкән татарстанлылырга   Россия  Федерациясенең  һәм  Татарстан  Республикасының  дәүләт  бүләкләрен  тапшырды.   Бу  тантана  Казан  Кремлендә  узды.  

“Фидакарь  хезмәт өчен” Татарстан  Республикасы медале  белән  «Арча  агросәнәгать    һөнәри көллияте» дәүләт автоном һөнәри  белем  бирү  учреждениесе 2  нче  филиалының  җитештерү белеме  бирү    остасы Фаил  Фазлыев  бүләкләнде. 

 “Татарстан  Республикасының  атказанган  терлекчесе” мактаулы исеменә    Чүпрәле  муниципаль районы  “Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Яңа Илмә» филиалы  сыер савучысы  Валентина Кирхеева лаек булды.   

“Татарстан  Республикасының  атказанган   механизаторы”  мактаулы  исеменә     Балтач муниципаль районы “КАМА” авыл  хуҗалыгы  җитештерү  кооперативы тракторчысы   Хәбир Мөхәрләмов лаек булды.  

“Татарстан  Республикасының  атказанган  авыл  хуҗалыгы  хезмәткәре” мактаулы  исемен  Мамадыш  муниципаль районыннан    «Гатин Ракиф Миңнебай  улы»  КФХ башлыгы  Ракиф Гатин алды.  

«Бүген  бүләкләнүчеләр арасында  төрле  һөнәр ияләренең  булуы  сөендерә.   Сехнең  хезмәтегез  – республикабызның  иң эре  җитештерүләр уңышының  нигезен  тәшкил  итә», - дип билгеләп  үтте  Рөстәм Миңнеханов, тантанада  катнашучыларга  мөрәҗәгать  итеп.  Ул  шулай  ук, Татарстанда  бүген  хезмәт кешесенең  абруен  үстерү,  яшьләр  арасында  эшче  һөнәрләрен  популярлаштыру  өчен  шактый  күп  эш  башкарыла,  диде.  

Татарстан  Президенты  барысына  да  эшләрендә  яңа  уңышлар,  тынычлык,  иминлек  һәм бәхет  теләде.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  коллективы да  бу  котлауларга  кушыла!


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы