10 Февраля 2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Күргәзмәдә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән 200дән артык предприятие һәм кайбер әйдәүче чит ил компанияләре вәкилләре катнашты. Экспозиция бүлекләре үсемлекчелек, терлекчелек, орлыкчылык, ветеринария, терлек азыгы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы техникасы һәм АПК өчен җайланмалар, инновацияләр һәм мелиорация кебек юнәлешләрне үз эченә алган.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм АПК җайланмалары бүлегендә Рөстәм Миңнеханов туфрак эшкәртү, чәчү, чәчүлекләрне эшкәртү, урып-җыю, эшкәртү һәм сортировкалау буенча алдынгы технологияләр белән танышты. «Үсемлекчелек» блогында орлыкчылык, тукландыру һәм үсемлекләрне яклау, туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм сугару процесслары өлкәсендәге комплекслы җайланмалар күрсәтелде.

Терлекчелек өлкәсендә экспонатлар Татарстан Республикасы Президентына авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү, терлекләрне карау, саву процесслары һәм терлекләрнең баш санын арттыру буенча кулланыла торган механизмнар турында сөйләделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов АПКның цифрлы ысулларының күләмле экспозициясе белән танышты. Биредә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Президентына аграрийлар өчен «Агрополия» бердәм мәгълүмат платформасын күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов порталны хуҗалыкларда күрсәткечләрне арттырып язуны ачыкларга ярдәм итә торган анализлау инструментлары белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Кече хуҗалыклар блогында Татарстанның ит, сөт, май, икмәк-күмәч продукциясе күрсәтелде.

Экспозицияне караганнан соң, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росагролизинг» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов имзаладылар. Килешү Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы