28 Августа 2018

Уракка әле генә төшкән кебек иде, ә инде Татарстан районнарында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Көннәр шулай әйбәт торганда, берничә көннән төгәллибез, диләр хужалык җитәкчеләре. Комбайнчылар арасында игълан ителгән ярыш исә урак төгәлләнгәнче дәвам итәчәк.

Якшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов ярышның дүртенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Нью Холланд» комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне «Сарман» агрофирмасыннан Хатыйп Хафизов алды. Ул бу җиде көндә 5035 центнер ашлык суктырган. Шушы ук агрофирмадан Данияр Кәлимуллин, 5481 центнер күрсәткече белән, «Клаас» маркалы комбайннарда эшләүчеләр арасында беренче булды. Икенче-өченче урыннар өчен акчалата премияләргә «Сарман» агрофирмасыннан Ирек Нурисламов, Рафис нурмөхәммәтов, «Җәлил» агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин, Рәис Фазлыев лаек булдылар. Игеннәрне теземнәргә салучылар арасында беренчелек – «Сарман» агрофимасыннан Айрат Шәймөхәммәтовта. Ул җиде көндә 290 гектарда эш башкарган. Икенче-өченче урыннарда – «Җәлил» агрофирмасыннан Наил Кыямов белән Рафаэль Фәррахетдинов.

Шул ук көнне Лаеш муниципаль районында урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр.  Район башлыгы  Михаил Афанасьевның  рәхмәт хатын һәм акчалата премияне  түбндәгеләр  алды: «Нармонка» агрофирмасыннан  иң  яхшы  комбайнчы  Илнар Хәсәнов,  комбайнчы  ярдәмчеләре Линар Хәсәнов һәм  Илнур Габидуллин,  «Атабай»  агрофирмасыннан иң  яхшы комбайнчы  Виталий Леонтьев,  «Волжский»  агрофирмасыннан  иң  яхшы   машина  йөртүче Габдулла Хәнәфиев.

Теләче муниципаль районында шундый  сертификатлар алдынгы  комбайнчыларга   23 августта  тапшырылды. Биредә урып-җыю башыннан иң югары күрсәткечләргә ирешкән    комбайнчылар арасында – “Алан” ҖЧҖеннән Ренат Гатауллин. Ул бүгенге көнгә  Акрос-530 комбайнында  1400 тонна ашлык  суктырган. Алдынгылар рәтендә  шулай  ук шул ук хуҗалыктан  комбайнчылар  Ринат Гарипов, Илһам Мөҗипов, «Теләче Агро» ҖЧҖеннән Фәрит Вәлиуллин да  бар. Алар урып-җыю башланганнан бирле 1200-1300 тонна  ашлык суктырганнар.  

Сертификатларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге  башлыгы  Илдар Гафуров һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Рәлиф Низаметдинов   тапшырдылар.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы