5 Сентября 2018
5 сентябрьгә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 1328,6 мең гектар мәйданда суктырылган, бу фаразның 90 процентын тәшкил итә. Республиканың Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр.

Татарстанда 3463,8 мең тонна ашлык суктырылган. Республика буенча уртача уңыш 26,1 ц/га тәшкил итә.

Урып-җыю эшләре башланганнан бирле Сарман (142,3 мең тонна), Тәтеш (133,7 мең тонна), Актаныш (133,3 мең тонна), Арча (133 мең тонна), Зәй (129,9 мең тонна), Буа (126,4 мең тонна), Минзәлә (122,9 мең тонна), Чистай (118 мең тонна), Алексеевск (116,5 мең тонна), Азнакай (108 мең тонна), Тукай (105 мең тонна), Мөслим (103,5 мең тонна), Нурлат (100,7 мең тонна) районнары.

Уңышны җыеп алу белән бергә көзге культуралар чәчү дә шактый югары темплар белән бара. Республиканың күп кенә районнары эшләрне төгәлләгән инде. Бүгенге көндә ТР буенча 512,8 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, бу фаразланганнан 98% тәшкил итә.