Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 11 октябренә Татарстанда 24,6 мең га мәйданд көнбагыш җыелган, бу планнан 20 процент тәшкил итә. Әлеге культура уңышы республиканың 24 муниципаль районында җыела. Республика буенча көнбагыш мәйданы 124 мең га тәшкил итә.
Бер гектардан уртача уңыш - 17,8 центнер, 43,9 мең тонна көнбагыш орлыгы суктырылган. Бүгенге көнгә иң күп уңыш Әлки районында җыелган – 6,9 мең тонна. Шулай ук Зәй һәм Чистай районнарында да югары уңыш күзәтелә – 25 ц/га.
Көнбагыш уңышын җыюга шулкөннәрдә Азнакай муниципаль районында «Агрокөч төркемнәр» АҖенең «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторлары да кереште. Хәзер уңышны урып-җыю өчен иң уңай чор. Хуҗалыкта уңдырышлылык бер гектардан 21 центнер тәшкил итә. Көбагыш барысы 9000 га мәйданда чәчелгән.
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

