22 Октября 2018
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый.

Конкурста республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала, һөнәри белеме һәм Һөнәре буенча кимендә өч ел эш стажы булган.

Конкурсның төп максатлары: Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белгечләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен үстерү һәм кызыксындыру, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклау.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районындагы селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы начальнигы», «иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Катнашучылар түбәндәге документларны тәкъдим итәргә тиеш: конкурста катнашу өчен гариза, катнашучы анкетасы, мәгариф турындагы документ күчермәсе, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, салым түләүләре буенча бурычларның булмавы турында белешмә һәм бәяләү критерийлары.

Конкурста катнашу өчен агымдагы елның 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 221 76 69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы