18 Октября 2018

2018 елның  2 - 3 ноябрендә  “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру,  авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. 

Конкурста республика  авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм  эш  стажлары түбәндәгечә  булган   18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала:

  • инженер-механик, зоотехник-мехнизатор,  механизатор»,  машина белән сыер саву операторы,  терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел;
  •  ветеринария табибы,   агроном һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел;
  •  бухгалтер-икътисадчы» һөнәре буенча стажы 5 ел.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча  ике этапта уздырыла - теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш:

– «Иң яхшы  инженер-механик»;

– «Иң яхшы  агроном»;

– «Иң яхшы  бухгалтер-икътисадчы»;

– «Иң яхшы  механизатор»;

– «Иң яхшы  ветеринария табибы»;

– «Машина белән  сыер савучы иң яхшы оператор»;

– «Иң яхшы зоотехник»;

– «Иң яхшы   терлекче-бозау караучы».

Быелгы конкурста яңа  номинация  – Терлекләр ишәйтү технологы   (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) кертелә.

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация  буенча катнашучы дипломнары һәм  һәм 1,2,3 урыннар өчен   10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр (1 нче урыннарны алучылар шулай ук чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеге алачак).  Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

Конкурста катнашу өчен 2018 елның  22 октябренә кадәр АИС Молодёжь России сайтында гариза тутырып җибәрергә кирәк.

Шуңа игътибар итегез:  узган еллардагы конкурсларда җиңеп,  Германиягә   халыкара  стажировка отучылар  конкурста кабат катнаша алмыйлар.


Чыганак:  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы