28 Июня 2019

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

Авыл  хуҗалыгы  үсемлекләрен  эшкәртү өчен  пестицидлар кулланучы   гражданнар  һәм  юридик  затлар,  шундый  эшкәртү  башланыр  алдыннан  өч  көннән  дә  соңга  калмыйча, шәхсән  үзләре  язма  рәвештә     яисә  массакүләм мәгълүмат чаралары  аша  халыкны,  ветеринария  хезмәтен,  эшкәртү  урыныннан кимендә  7 км радиуста  урнашкан умарталыклары булган   гражданнарны  һәм   юридик  затларны  бу  хакта  кисәтергә   тиешләр.  

Шунда  ук  авыл  хуҗалыгы  һәм  урман  үсемлекләрен эшкәртү  датасы, кулланылучы  пестицидларның  агулылык  дәрәҗәсе дә  күрсәтелә.  Монда  умартачыларның  һәм  агрономнарның  үзара хезммәттәшлеге  кирәк  була.    Һәр төр пестицидның  инструкциясендә    экологик   регламент язылган, аны  игътибар белән  өйрәнергә  һәм  үтәргә  кирәк. 

Үз  чиратында,  умартачылардан  шулай  ук   чәчүлекләрне химик  эшкәртү  турында  массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан белдерүләргә  игътибарлырак  булуларын,  тискәре  нәтиҗәләр  булмасын  өчен  кирәкле  чаралар  күрүләрен сорыйбыз.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы