11 Марта 2019

Проектның  төп  яңалыгы    азык-төлек  иминлеге  күрсәткечләрен  исәпләү  методикасын  үзгәртүдән гыйбарәт.   Аны  бәяләү  өчен  гомуми  эчке базар  күләмендә  үзебезнең  җитештерүнең  чагыштырма  күләме  урынына  үз-үзен  тәэмин итү  күрсәткечен  кулланырга  тәкъдим  ителә.    

Ул  эчке базар  ихтыяҗларын  үзебезнең  җитештерү исәбенә канәгатьләндерү дәрәҗәсен чагылдырачак, ә  100%тан  артып киткән очракта, бу авыл  хуҗалыгы  чималының  һәм  азык-төлекнең  аерым  төрләре    буенча  экспорт куәтен  күрсәтә.    

Моннан тыш,  халык  өчен  азык-төлекнең  икътисадый һәм  физик ягын  характерлый  торган  күрсәткечләр кертелә.   Икътисадый мөмкинлек күрсәткече  билгеләнгән  куллану  кысаларында, тиешле  күләмдә һәм ассортиментта  һәм кулай  бәяләрдән халыкның  азык-төлек  сатып  алу  мөмкинлеген  чагылдыра.  Физик   халыкны кирәк  кадәр  сәүдә  объектлары  белән  тәэмин итүне  чагылдыра.  

Проектны  эшләгәндә фәнни бергәлекнең  һәм  федераль башкарма хакимият органнарының тәкъдимнәре  исәпкә алынды. Проект  профильле  ведомстволар, министрлыклар,     Юстиция  министрлыгы белән килештерелде һәм Россия  Федерациясе  Хөкүмәтенә җибәрелде.   Аны  эшләү, аерым алганда,  икътисадый  санкцияләр, Россиянең  Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТОга) керү аркасында  азык-төлек  иминлегенә яңа куркыныч янаулар барлыкка  килүгә, шулай  ук ЕАЭС кысаларында  интеграцион  процессларның  тирәнгәрәк  китүенә  бәйле.  Проект  Россия  Совбезы һәм Президент администрациясе белән килештерелгәннән соң  расланачак.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы