Техни модернизацияләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Әхмәтов әхбәр итүенчә, республикада ел саен 5-6 млрд. сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алалар, машина-трактор паркы 3% чамасы яңартыла.
Узган ел 1900 берәмлектән артык техника сатып алынган (150 - тракторов, 170 - комбайн). Шулардан «Техника паркын яңарту» «Росагролизинг» программасы буенча 570 млн. сумлык лимит тотыла һәм 84 бер. техника (26 - трактор, 53 – комбайн һ.б.лар) сатып алына.
Коммерия лизингы буенча 234 млн сумлык 111 бер авыл хуҗалыгы техникасы алынган.
Бу ел ахырында «60 х 40» финанслау принцибы буенча авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу программасы яңартылды. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,2 млрд. сум акча бүлеп бирелде.
«Акча барысына да җитмәде, калган өлешен техмодернизацияләү кысаларында киләсе елда бирәчәкбез», - диде министр.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, хуҗалыкларда урып-җыю эшләре тәмамлануга тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү башланды. Запас частьләргә, техниканы ремонтлауга һәм техник сервиска ел 3 млрд. сумнан артык акча тотыла.
12 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр районнарда комиссия авыл хуҗалыгы техникасының кышкы сакланышка куелышын һәм ремонтка әзерләген тикшерде.
«Узган еллардагы кебек үк, быел да бу эш ГОСТ таләпләре нигезендә Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч, Нурлат, Саба, Сарман районнарында уңышлы оештырылган, - диде Марат Әхмәтов. – шул ук вакытта Әгерҗе, Әлмәт, Аксубай, Югары Ослан, Зеленодольск, Кукморского, Мөслим, Менделеевск районнарында кайбер җитешсезлекләр ачыкланды, аларның җитәкчеләренә бик кыска срокларда машина-трактор паркларында тәртип урнаштырырга тәкъдим ителде».
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, ремонт сезонында 10 меңләп тракторны, 2700 комбайн, 6 мең бер. чәчү техникасын һәм 5 меңләп культиваторны ремонтларга кирәк. Бу эшләр 1400 ремонтлау пунктында һәм ремонтлау остаханәләрендә алып барыла.
Хуҗалыкларда техниканы төзекләндерүгә 350 млн. сумга запас частьләр алынган, шулардан язгы кыр эшләренә - 1,7 млрд. сум (21%).
Бүгенгә 20%тан артык трактор, 34% - культиватор, 30% - чәчкеч һәм 10% комбайн ремонтланган.
«Техниканы әзерләү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация хезмәте тарафыннан контрольгә алынды, атна саен мониторинг үткәреләчәк, шул исәптән безнең һәм ведомство оешмалары белгечләре урыннарга чыгып та тикшерәчәкләр, ремонтлау мәсьәләләре зона семинар-киңәшмәләрендә каралачак», - диде Марат Әхмәтов.
Чыгышның тулы тексты: текст
Тулы видео чыгышлар: видео
Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

