11 Августа 2018

Шимбә  көнне  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  урып-җыю  эшләрене  барышы  турында  сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин катнашты. 

Республика  буенча барлык мәйданның   35%ы  суктырылган яисә   512 мең га.  1,5 млн. тонна ашлык  җыелган, уратча  уңыш  -    28,5 ц/га (для сравнения: в 2017 елда  - 38,9 ц/га).

Көзге  культураларның    87%ы  җыелган, уртача уңыш  – 29,2 ц/га. Шушы  көннәрдә уҗым  культураларын  җыю  тәмамлана, дип белдерде  Марат Әхмәтов. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы  сүзләренә караганда,    республикада  убрано 17% мәйданда  арпа  җыелган,   уртача  уңыш  - 28,6 ц/га.

Иң күп җыелган мәйдан һәм  ашлык  күләме  буенча  алдынгылар  рәтендә: Нурлат районы (18 мең  га, суктырылган – 63 мең  тонна, уртача  уңыш  – 35,2 ц/га), Әлки (суктырылган – 55%, ягъни   20 мең  га, җыелган – 64 мең  тонна, уртача уңыш  – 31,6 ц/га), Чистай  районы    (мәйдан -  45%,  җыелган 62 мең  тонна), Тәтеш  районы (мәйдан – 48%, ягъни  22 мең  га, җыелган 73 мең  тонна).

Марат Әхмәтов  Сарман районын  аерым  атап китте, анда  47% мәйданда     80 мең  тонна  ашлык  җыелган.

Урып-җыю эшләре   югары темплпрдп  бара торган районнар:   Апас, Алексеевск, Буа, Чүпрәле, Зәй районнары, аларда   чәчүлекләрнең      40%  урып-суктырылган,диде  министр.

Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга, Питрәч, БалыкБистәсе, Минзәлә районнарының  темплары гомумреспублика күләменә караганда түбәнрәк, аларда  әле  көзге  культуралар суктырылмаган.

Марат Әхмәтов Россия Федерациясе буенча  урып-җыю эшләренең нисек  баруы  турында   да мәгълүмат  бирде.   9 августка илдә бөртекле  һәм  кузаклы  культуралар   18,4 млн. га мәйданда суктырылган, ягъни   39,6%  (чагыштыру  өчен : 2017 елда  – 13,3 млн. га),   60,5 млн. тонна   ашлык  җыелган (2017 елда  – 55,4 млн. тонна). Уртача  уңыш   -   33 ц/га чамасы, бу  гектардан  8,6 центнерга  кимрәк  (2017 елда   – 41,4 ц/га).

 «Көзге  культуралар чәчү  вакыты  җитә, бу  безнең  өчен бик  мөһим, - диде Марат Әхмәтов. - Агымдагы  ел  көзге  культураларның  өстенлеген  күрсәтте.  Сабан  культуралары  җәйге һава торышы   аномалияләренә  күбрәк  бирешә».

Әлегә  районнар буенча көзге   культураларны   540 мең  га мәйданда, ягъни  бөртеклеләрнең 36%ында  чәчү  каралган.

Икенче мөһим мәсьәлә  - пар җирләре. Финанс чараларының  чикле  булуы  сәбәпле, барлык  пар җирләрен  сидераль культуралар  белән биләү планлаштырыла. Барысы  100 мең  га сидераль  парлар  бар. Бу  юнәлештә   Зәй һәм  Сарман  районнары   уңышлы   эшли. Аларда  республика   буенча   иң югары   уңыш. 

Биологик   факторлар  куллану  буенча   Арча,  Баулы,  Тукай районнары  җитди эшлиләр.

Шул ук  вакытта   Әлки, Зеленодольск, Мамадыш, Балык  Бистәсе,  Аксубай, Менделеевск районнарында  бер  гектар да   сидераль  парлар юк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 10  августта  берничә  районда  урып-җыю  эшләре белән танышып кайтканын   әйтеп  узды.  Ул сидераль культураалар белән  актив эшли торган  Зәй һәм  Сарман  районнарын  билгеләп узды, биредә туфрак эшкәртелә,  заманча  технологияләрне куллану   мәсьәләләре хәл ителә.  «Бу районнарның  күрсәткечләре  дә югары, - диде  Рөстәм Миңнеханов. Аларның  тәҗрибәсе  дә зур, тиешле  система эшләнгән, без аларның эшләнмәләрен  тормышка  ашырырга  тиеш. Мондый  уңай  тәҗрибәне башка районнарда  да  кулланырга  кирәк!»

Рөстәм Миңнеханов арттрак калган  районнарда моның  сәбәпләрен ачыкларга  һәм  хәлләрне яхшыртуда  ярдәм  итәргә тәкъдим  итте.

Тулы текст чыгышы: Хөрмәтле катнашучылар!


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы