26 Декабря 2018

Татарстан Республикасында Кеше хоуклары буенча вәкаләтле вәкил  аппараты  хезмәткәрләре  "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында    (ГИС) кешеләрнең шикаятьләрен оператив хәл итүче Татарстан  министрлыклары рейтингын  төзеделәр.  

«Бездә шундый рейтинг бар. Бу рейтингка квартал саен Татарстан  Республикасы Икътисад министрлыгы йомгак ясый», - дип хәбәр итте  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил    Сәрия Сабурская.

"Халык  контролендә" кешеләрнең барлык мөрәҗәгатьләрен оператив  рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Транспорт һәм юллар  хуҗалыгы  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Сәламәтлек  саклау  министрлыгы  хәл итәләр.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы