21 Апреля 2021

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Ел матбугат хезмәте - 2020» халыкара конкурсының «Нульдән проект» номинациясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китап белән финалист булды, анда Татарстанның авыл хуҗалыгы тарихы турында сөйләнә.

Китап Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның гомуми редакциясе астында чыкты һәм ул республика авыл хуҗалыгының гасырлык тарихын гомумиләштерергә беренче омтылыш булды. Редакция коллегиясе составына Министрлыкның күп кенә хезмәткәрләре керде, китапка алар хезмәтләре һәм белемнәре белән бергә, үзләренең күңел җылысын да өстәделәр.

Китапның төп бурычы - укучыны аграр секторның бүгенге һәм киләчәк үсешен аңлау өчен аның үткәнен белү ничек мөһим икәнлеге турында уйланырга этәрү. Бу басмада, милли намус һәм горурлыкның документаль шәһадәтнамәсе буларак, күңелләрдә сакланып, аннары буыннан-буынга тапшырыла торган бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.

21 апрельдә конкурс жюрие тавыш бирде, оештыру комитеты тавышларны санады һәм халыкара конкурста шорт-лист җиңүчеләрне билгеләде, әмма кем беренче, кем икенче, кем өченче урынны алган - болар 28 майда Мәскәүдә узачак бүләкләү тантанасында гына игълан ителәчәк.


Чыганак: Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы